Бүген 16 катнашучы профильле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИны вакытыннан алда тапшыра

2024 елның 29 марты, җомга

29 март көнне профильле һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы узды. Профильле яки база дәрәҗәсендәге математика урта гомуми белем турында аттестат алу өчен мәҗбүри имтихан булып тора. Профильле дәрәҗәдәге математика буенча аттестат алу өчен минималь бусагада 27 балл, база дәрәҗәсе математикасы буенча - "3" билгесе.

Математика буенча БДИда Татарстанда 16 катнашучы гариза бирдгән, шуларның – 6сы көллият студенты һәм 10сы  чыгарылыш сыйныф укучысы, шул исәптән - сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 2 катнашучы.

Имтиханнар Татарстан имтиханнарын уздыруның ике пунктында: Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы мәктәбе һәм Казанның 65 нче мәктәбе базасында уздырыла. Имтиханнарны уздыруга 36 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.

Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ - 3 сәгать 55 минут, математика буенча база дәрәҗәсендә - 3 сәгать дәвам итә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИның дәвамлылыгы 5  сәгать 25 минут, база дәрәҗәсе математикасы буенча 4 сәгать 30 минут тәшкил итә.

Математика буенча нәтиҗәләрне БДИ катнашучылары 2024 елның 12 апреленә кадәр үз мәктәбендә яки Рособрнадзорның рәсми сайтында "ГИА" https://checkege.rustest.ru/ бүлегендә белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International