Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров һәм Новосибирскида математика буенча Леонард Эйлер исемендәге XVI олимпиаданың йомгаклау этабы тәмамланды, анда төбәк этабы нәтиҗәләре буенча чакырылган мәктәп укучылары катнашты.
Олимпиаданың төбәк этабында Россиянең 87 төбәгеннән 5-8 класс укучылары, шулай ук Казахстан, Кыргызстан һәм Иран укучылары катнашты.
II дәрәҗә дипломнар белән Казанның 2 укучысы бүләкләнде. Алар КФУның IT-лицей укучылары: җиденче сыйныф укучысы Артем Тимофеев һәм сигезенче сыйныф укучысы Лука Калюжный.
III дәрәҗә дипломнар белән Татарстаннан 2 укучы - Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Максим Главатский һәм Казан КФУ IT-лицееның 8 сыйныф укучысы Тимофей Григорьев бүләкләнде.