Татарстаннан 120 укучы “Класс” әдәби конкурсында катнашты

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

8-11 нче сыйныф укучылары өчен “Класс!” Бөтенроссия әдәби конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр билгеләнде. Мәктәп этабында Татарстанның 19 муниципаль берәмлегеннән 120 укучысы әдәби иҗатта үз көчләрен тикшерде. Төбәк этабына 48 эш керде.   «Класс!» Бөтенроссия әдәби конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр билгеләнде:

Гыйльфанова Рания, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы «Әгәр бу мәхәббәт булмаса...» хикәясе өчен;

Лисина Ангелина, Әлмәт шәһәренең 2 нче лицееның 8 нче сыйныф укучысы «Тынлыкка күнегәм» хикәясе өчен;

Әхмәтвәлиев Зиннур, Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернатының 10 нчы сыйныф укучысы “Тормыш шатлыгы” хикәясе өчен.

Җиңүчеләрнең хикәяләре конкурсның Бөтенроссия этабына җибәрелә. 8-11 нче сыйныф укучылары өчен “Класс!” бөтенроссия әдәби конкурсы нәтиҗәләре Конкурс сайтында http://konkurs-klass.ru бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International