«Парламент-2030» закон чыгару инициативаларының ХII Бөтенроссия яшьләр конкурсы старт алды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Быел конкурсның төп темалары: «Ясалма интеллект турындагы законнарны камилләштерү өлкәсендә закон чыгару инициативалары»,  «Гаиләгә ярдәм һәм милләт сәламәтлеге өлкәсендә закон чыгару инициативалары»,  "Россиянең спорт суверенитеты өлкәсендәге закон инициативалары",  «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия өлкәсендә закон чыгару инициативалары»,  "Россия территориясендә префенциаль салым режимнары өлкәсендә закон чыгару инициативалары", «Россия Федерациясендә технологик база турында законнар чыгару инициативалары»,  "Россия Федерациясендә кече һәм урта бизнесны җайга салу өлкәсендә закон чыгару инициативалары",  "Әйләнә-тирә мохитне саклауны хокукый җайга салу юнәлешендә закон чыгару инициативалары".
Катнашучылар башка юнәлешләр буенча да эш алып бара алачак. Конкурста катнашу бушлай. Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы,  «Интеграция» талантлы яшьләренә ярдәм итүнең милли системасы, Казан федераль университеты һәм башка оешмалар ярдәмендә үтә.
Конкурс турындагы нигезләмә һәм кушымта үрнәге белән рәсмиләштерелгән конкурс эшләре түбәндәге электрон адреска кабул ителә:  alumni.magurt@gmail.com 16.05.2024.
Быел конкурста катнашучыларның эшләрен кабул итү һәм конкурсның эксперт советы утырышы online-режимда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International