“Асылташ” мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
25 апрельдә “Сәләт” Йортында “Асылташ” мәктәп укучылары олимпиадасы икенче турының рәсми ачылу тантанасы узды. Олимпиада “Сәләт” берләшмәсенең яңа проекты, ул Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарында интеллектуаль сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. “Асылташ” олимпиадасының үзенчәлеге шунда - биремнәр иҗади формада бирелгән һәм аларны чишү өчен бер үк вакытта берничә фәннән булган белемнәрне эшкә җигүне таләп ителә.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча “IT” юнәлешендә 6-7 сыйныф укучылары арасында 1нче урынны Анна Петрова, 8-9нчы сыйныф укучылары арасында Маргарита Сенькина, 10-11нче сыйныф укучылары арасында Азат Султанов.”Лингвистика һәм мәдәниятара коммуникацияләр” юнәлешенең татар телендә 6-7нчы сыйныфлар арасында Булат Хузин, 8-9нчы сыйныфлар арасында Энҗе Шагеева, 10-11нче сыйныфларда Диляра Закирова җиңеп чыкты. Шул ук юнәлешнең рус телендә 6-7нче сыйныфлар арасында беренче урынны Ранил Насыйбуллин, 8-9нчы сыйныфларда Гөлчәчәк Мустафина, 10-11нче сыйныфлар арасында Гүзәл Вәлиева яулады.
Олимпиаданың оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Сәләт» фонды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International