Актаныш районында «Агыйдел» II Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы узачак

2015 елның 3 августы, дүшәмбе
2015 елның 3 августыннан 9 августына кадәр Актаныш районында «Агыйдел» II Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы узачак. Форумда Татарстан, Башкортостан, Кыргызстан, Марий Эл, Удмуртия Республикалары, Самара, Киров, Оренбург, Ульян өлкәләре һәм Пермь краеннан килгән 300 гә якын сәләтле укучы катнаша.
Форум программасында тренинглар, Татарстан Республикасының әйдәп баручы компанияләре тарафыннан үткәрелгән мастер-класслар, инглиз һәм татар телен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия, спорт уеннары каралган.
Форумның максаты IT, робот техникасы һәм башка заманча интеллектуаль технологияләр өлкәсендә тәҗрибә туплау һәм идеяләр белән уртаклашу мәйданчыгы булдыру.
Форум «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International