"Ел укытучысы-2015" конкурсының туры трансляциясен карарга мөмкин

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
"Ел укытучысы-2015" конкурсы сынауларының туры тарнсляциясе дәвам итә. Финалда катнашучы укытучыларның дәресләре 177нче мәктәптә уза. Аларны 28 һәм 29 сентябрьдә онлайн-форматта 8.30 сәг-тән башлап карарга мөмкин.
Бүген "Дәрес" дип аталган конкурс сынавының икенче көне. Беренче тур тәртибе буенча әлеге сынауга өч көн каралган. Бу вакыт эчендә 77 конкурсант үз фәннәре буенча ачык дәресләр үткәрәчәк. Аларга нәтиҗә ясап  жюри  15 финалистны сайлап алачак, аларга исә "Мастер-класс", "Мәгариф проекты" һәм "Педагогик совет" дип аталган сынауларда үзләрен күрсәтергә кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International