Рөстәм Миңнеханов: “Казанда WorldSkills чемпионатында Россия җыелма командасы җиңәргә тиеш”

2016 елның 4 марты, җомга

Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, Казанда "WorldSkills International-2019" эшче һөнәрләр чемпионатында Россия җыелма командасы алдына җиңү бурычы куела, диде.

Рөстәм Миңнеханов Казанның WorldSkills International халыкара эшче һөнәрләр чемпионаты үткәрү урыны итеп сайлануын искәртте. Ул 2019 елда уздырылачак.

«Казанда WorldSkills – бу нәрсәдер үткәрү максаты гына түгел. Без компетенцияләр алырга телибез. Максат 2019 елда чемпионатны югары дәрәҗәдә генә үткәрү түгел, ә анда тиешенчә чыгыш ясау. Россия җыелма командасы җиңәргә тиеш, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Безнең ПТУ системасы туктап калу сәбәпле, реформа таләп ителде. Шул вакытта без республикада ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча 25 ресурс үзәге ачарга дигән карарга килдек. Хәзер шундый 19 үзәк бар. Аларның һәрберсе юнәлеш алган тармак яки предприятие кысаларында эшләргә тиеш”, - диде республика лидеры бу мәсьәләдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International