Татарстан Президенты "Аҗаган" балалар үзәгендә робот техникасы буенча мәйданчык белән танышты

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аҗаган" балалар өчен фәнни-күңел ачу үзәгендә булды ("Казан-Арена" стадионы). Анда балаларга робот техникасын, радио электроникасы, 3D-дизайн һәм «КибернетикУМ» программалаштыруны өйрәтүгә юнәлдерелгән яңа белем бирү мәйданчыгы ачылды. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фзттахов, "Аҗаган" произодство берләшмәсе генераль директоры Артур Габделҗанов һәм башкалар катнашты. 

Локацияләрне карау барышында Рөстәм Миңнехановка үзәккә килүчеләр өчен белем бирүнең махсус методикалары булдырылуы турында хәбәр иттеләр. Алар Lego, TETRIX конструкторларын куллану, шулай ук "Аҗаган" ПБ өчен махсус эшләнгән җиһазларны куллануны күз алдында тота. 

"КибернетикУМ" станциясе нигезендә 7 белем бирү курсы оештырылган: модельләр ясау, сәнәгать робот техникасы, гомуми электроника, мәгариф робот техникасы, радиоэлектроника, 3D модель ясау, конструкция төзү сыйныфлары. 

"КибернетикУМ" җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, яшь техниклар белән тәҗрибәле укытучылар эшлиячәк. Дәресләр Иннополис Университеты белән эшләнгән махсус методикалар буенча алып барылачак. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Юркин Парк: Боз чоры" күңел ачу зонасында булды. Динозаврлар модельләре куелган паркны кар таулар, зур шугалак, шиплы картингларда йөрү өчен трасса һәм башка инфраструктура белән тулыландырганнар. Балалар өчен Кыш Бабай резиденциясе дә бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International