Энгель Фәттахов эш сәфәре белән Чимешәндә

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген вице-премьер – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эш сәфәре белән Чирмешән районында булды. Биредә ул берничә социаль объектлар карады, Кара Чишмә авылындагы капиталь ремонттан соң мәктәп ачылышында катнашты. Әлеге белем бирү учреждениясе 1984 елны төзелгән, бүгенге көндә монда 31 бала белем ала. Бер ел дәвамында төзүчеләр күләмле эш башкарды: түбә, электр системасын, пожар сигнализациясен алмаштырдылар, пластик тәрәзәләр куйдылар, бинаның тышкы кыяфәтен яхшырттылар, мәктәп территориясен тәртипкә кидерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International