Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның халыкара балалар яклау көне белән котлау хаты

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр!

Сезгә чын күңелдән шушы изге бәйрәм –  Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Һәрберебез тормышында безнең балалар иң кадерле. Үскәч алар нинди кешеләр булачагы бездән тора. Татарстанда 795 900дән артык бала яши. Һәм без аларның һәрберсе белән горурланабыз. Яшь татарстанлылар талантлары, укудагы уңышлары, иҗади казанышлары белән безне куандыра. 1 июнь балачак бәйрәме генә түгел, ә без – өлкәннәр өчен һәр баланың язмышы, аның иминлеге, интеллектуаль, физик һәм рухи-әхлакый үсеше өчен җаваплылык турында искә төшерү көне дә. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының Төп бурычларның берсе – сыйфатлы белем бирү, сәламәтлеген ныгыту һәм балаларга булган талантларын ачырга ярдәм итү булып тора. Яшь татарстанлыларга бәхетле һәм якты балачак, ә өлкәннәргә — сәламәтлек, көч һәм сабырлык телим!

ТР премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры                                                                                                        Э.Н.Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International