“Костер” Республика сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Яшь техник” профельле смена ачылды. Ачылу тантанасында балалар өчен Яшел Үзән сәнгать үзәге укучылары концерт күрсәтте. Сменада катнашучыларны котларга Убырлы карчык, песи Василий, Шүрәле, елан Горыныч килде. Әлеге тантана фрешмоб белән тәмамланды.