“Вертолет” сыйныфлары чыгарылыш кичәсе

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Казанның 8нче гимназиясе һәм 54нче мәктәп укучылары дипломнар алды. Ләкин бәйрәм чарасы гадәти урында түгел, ә Казан вертолетлар заводы цехларының берсендә узды. Балаларны котларга ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов килде.

“Мәктәп – югары уку йорты – җитештерү оешмасы бәйләме уңышлы эшләве һәм мондый практика күп булуы безнең өчен мөһим. Эш бирүченең югары уку йорты дәрәҗәсендә генә түгел, мәктәп дәрәҗәсендә иң яхшы укучыларны сайлап алу мөмкинлеге бар. Вертолет заводы да, КНИТУ-КАИ да күп еллар Казан мәктәпләре белән эшли. Биредә укучыларны булачак эшкә әзерләү концепциясе эшли. КАИ балаларыбызга югары белем бирә, вертолетлар заводы – практика. ТР мәгариф һәм фән министрлыгыннан А.Н.Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйлметдиновка һәм Казан вертолетлар заводы генераль директоры Вадим Легайга зур рәхмәт белдерәм”, - ди Илдар Мөхәмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International