Әлеге чара мәктәп китапханәләрен укыту, фәнни-популяр, матур әдәбият, белешмәләр белән туплау максатыннан уздырыла. Акциядә мәктәп укучылары, ата-аналар һәм Республиканың теләге булган һәр кеше катнаша ала.
“Китапка икенче гомер бүләк ит” хәйрия акциясенә нәтиҗәләр мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә ясалачак. Республика дәрәҗәсендә нәтиҗәләр 2017 елның 28 октябрендә, Халыкара мәктәп китапханәләре көнендә ясалачак.