Югары белем: диплом һәм һөнәр алуга хокук

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Россиянең халыкара икътисади тирәлеккә интеграциясе, тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм тормыш дәрәҗәсен үстерү ихтыяҗы белгечләрнең әзерлек дәрәҗәсе һәм квалификациясенең эш сыйфатына карата заманча таләпләргә һәм тиз алышына торган хезмәт базары конъюнктурасы шартларына яраклы булуы мәсьәләсен кискен куялар. Эш бирүчене, иң беренче чиратта, чыгарылыш студентларының һөнәри квалификациясе дәрәҗәсе кызыксындыра.

Любовь Николаевна Глебова, Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль хезмәт күзәтчелеге җитәкчесе: «Бүген без әлегә Россиядә югары һөнәри белемнең һөнәри квалификациягә карата чагыштырмасын билгели алмыйбыз. Чишелешне төрле факторларда табарга мөмкин. Беренче чиратта без эш бирүчедән (заказ бирүчедән) безнең белем бирү программасына һөнәри квалификациягә карата үз таләпләрен кертеп калдыруын көтәбез. Әмма, минемчә, белем бирү программасында булырга тиешле һөнәри квалификациягә карата таләпләрне билгеләү өчен, бу ысул эффектлы түгел. Эш бирүче үз таләпләрен хәбәр итсә, аннары без аны белем бирү программасына кертеп калдырсак, минемчә, дөресрәк булыр.

Югары белем турында диплом белән һөнәр алуга хокук арасында бүгенге бәйләнеш системасын без, хезмәт мөнәсәбәтләре системасында булган экспертларны чакырып, аның үсеш перспективасы күзлегеннән чыгып карарга тиешбез. Мондый экспертлардан башка без белем бирү нәтиҗәсенең һөнәр алуга хокук белән бәйләнеше системасына төшенә алмаячакбыз. Шуны әйтергә кирәк: мондый эшне без 2011-2015 нче елларга Мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы кысаларында планлаштырдык һәм ул Хөкүмәт тарафыннан расланган. Якындагы биш елда һөнәри квалификация, сертификацияләү дәрәҗәсен бәяләү, төрле тармаклар буенча шундый үзәкләрне оештыру, академик һәм һөнәри квалификация чагыштырмасы темасын үстерү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак. Һәм мондый эш экспертлар белән бергә алып барылырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International