ТР мәгариф һәм фән министры татар теленнән имтихан тапшырды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырды.

«Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» республика акциясе Татарстанның төрле муниципаль берәмлекләрендә узды. Казанда имтихан 127нче урта мәктәптә үткәрелде.

Татар теле буенча БДИ өч дәрәҗәдә оештырылды: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International