«Тере классика» яшь нәфис сүз осталары Бөтенроссия бәйгесе – Россиядә иң зур балалар әдәби проекты.
Яшел Үзән муниципаль районы А.С. Пушкин исемендәге 9нчы лицей җиденче тапкыр яшь нәфис сүз осталарын рус классикларының проза әсәрләрен сәнгатьле уку өчен җыйды. «Тере классика» яшь нәфис сүз осталарының VII Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы апрель аенда узды. Бәйгедә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 130 укучы катнашты.