«Казан» агросәнәгать паркында 26 сентябрьдә «Осталар шәһәре» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат әйберләре ярминкә-күргәзмәсе узачак.
Ярминкәдә сезне фермер продуктлары, камыр ризыклары, бал, яшелчәләр, агач һәм металл эшләнмәләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре көтә - барысы да җитештерүчеләрдән иң арзан бәядән.
Студент-волонтерлар мәйданчыкта ориентлашырга һәм товарлар сатып алырга ярдәм итәчәк. Кунакларны шулай ук студентлар коллективлары чыгышлары белән бай мәдәни программа көтә.
Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан агросәнәгать паркы» АҖ һәм Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләренең директорлар советы ярдәмендә оештырылды.