Татарстан һәм Кытайның Шаньдун провинциясе КРуТех бердәм алдынгы технологияләр университетын ачарга әзерләнә. Проект ике төбәкнең 25 югары уку йортын берләштерәчәк.
Проектның перспективалары турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Шаньдун мәгариф форумында сөйләде. Ул эш визиты белән Кытайның Шаньдун провинциясенә килде. Сәфәр кысаларында ул Татарстан һәм Шаньдун мәгариф форумында катнашты, анда югары белем һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Университет Татарстан һәм Шаньдун югары уку йортларын берләштерәчәк. Россия һәм Кытай якларының эшен Казан федераль университеты һәм Шаньдун университеты координацияләячәк, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
Проект инженерлык, санлы (цифрлы), биомедицина белгечлекләре һәм сәнәгать дизайны буенча бердәм белем бирү программаларын үстерүне күздә тота. Беренче программаларны 2027 елда эшләтеп җибәрү планлаштырылган.