Агымдагы елнын 3 – 7нче июнь көннәрендә Казанда рус теленнән туган теле рус теле булмаган укучылар өчен V Халыкара олимпиада уза.
Олимпиада ике турда уза. Беренчесе – сайлап алу туры.
Сайлап алу туры онлайн-тест рәвешендә үткәрелә. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләренең гомуми белем бирү оешмаларының 8,10нчы сыйныфында укучылар алдан бернинди сайлап алусыз катнаша ала. Онлайн-тест үткәрү өчен катнашучыларның теркәлүе буенча мәгълүмат базасы туплана.
Интернет-тур Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге һәм БДБ илләрендәге 10нчы сыйныф укучылары өчен - 3нче майда, 4нче майда 8нче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән иде.
Чараның ачылышы бүген Татарстан халыкларының Дуслык йортында булды, ябылу тантанасы 7нче июньдә «Корстон» күңел ачу үзәгендә узачак.