27 майдан 1 июньгә кадәр Түбән Новгородта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар»чемпионаты финалы узачак. Бу ил икътисады үсешенең стратегик бурычларын хәл итү өчен экспертларны, бизнес һәм дәүләт вәкилләрен берләштерүче Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтенеңтөп вакыйгасы.
Финал Федераль һөнәри белем бирү технопаркы базасында узачак. Төп яшь категориясендә 12 компетенция буенча ярышачаклар, шуның тугызында Татарстан Республикасы катнаша.
Ачылу тантанасы 27 майда МТС Лайв холлда, ә ябылу һәм бүләкләү тантанасы 1 июньдә шунда ук булачак. Төп ярыш 28-31 май көннәрендә узачак.