2018 елның 30нчы ноябрендә көннең икенче яртысында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 60нчы номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең актлар залында дәресләр вакытында өченче сыйныф укучысы радиатор артында ашлык тутырылган пакет табып алган. Кыз үзе кабып караганнан соң, үзенең ике сыйныфташына да ашлык бөртекләрен кабып карарга тәкъдим иткән.
Сыйныф җитәкчесе моны күреп, мәктәпнең медицина хезмәткәрен чакырткан. Балаларга урында кирәкле беренчел процедуралар күрсәтелгән, ата-аналар һәм «ашыгыч ярдәм» бригадасы чакырылган. Ашыгыч ярдәм мәктәпкә 10 минут эчендә килгән. Шуннан соң балалар «билгесез токсинлы матдәнең токсик йогынтысы»дигән башлангыч диагноз белән БРКХнә урнаштырылган. Анда аларны табиблар өстәмә карап чыкканнан соң, агулануның клиник билгеләре ачыкланмаган. Бер баланың әти-әнисе госпитализациядән баш тарткан.
1 декабрьдә көндезге сәгать 11гә балаларның хәле канәгатьләнерлек. Анализ нәтиҗәләре буенча “агулану” диагнозы расланмады. Балалар стационарда алга таба да лаборатор тикшеренүләр үткәрү өчен табиблар күзәтүе астында торачаклар.