14нче апрельдә “Сириус" белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм "Сәләт һәм уңыш” мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева очрашты.
Алар Татарстанда сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча төбәк үзәген булдыру һәм үстерү концепциясе, аның предприятиеләр, мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеге үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.