2019 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Демография» һәм «Мәгариф» милли проектларын гамәлгә ашыруда катнаша.
Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча федераль проект кысаларында 2019 ел ахырына 7 яшькә кадәрге балалар өчен 6220 урын булдырылачак, шуларның 3200е-өч яшькә кадәрге балалар өчен. Урыннар 29 балалар бакчасы төзү хисабына булдырылачак. Бу балалар бакчаларына, бигрәк тә ясле яшендәге балалар өчен, электрон чират мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу максатларга 2 ел эчендә 5,5 млрд. сумнан артык акча тотылган, шуның 1 млрд.сумы - федераль бюджет акчалары.