РФ мәгариф министры урынбасары Яр Чаллыда мегамәктәп ачты

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Чаллының 65нче микрорайонында бүген яңа мегамәктәп үз ишекләрен ачты. 42 нче мәктәпнең тантаналы ачылышы Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында узды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа микрорайонда күптән көтелгән мәктәп ун ай эчендә генә төзелде. Бүген парта артына 1206 укучы утырды, алар арасында - 350 беренче сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International