Математика, химия, биология, информатика, физика, астрономия буенча халыкара олимпиадаларда 37 медаль яуланды. WorldSkills һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында 22 медаль һәм 25 медальонга ия булдык. Россия укучылары өчен 2019 ел нәтиҗәләре әнә шундый. Безнең егет-кызлар дөньяда күп кенә предмет һәм һөнәр өлкәләрендә лидер булып калуларын раслады.