Үсеш үзенчәлекләре булган Казан балалары өчен «Чаңгыда сәламәтлек көне» акциясе старт ала

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

10-нчы гыйнварда Казанның Горки-Әмәт урманында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Чаңгыда сәламәтлек көне» кышкы акциясе старт ала. Мәктәп укучылары өчен чаңгы әзерлеге буенча дәресләр, Казанның алдынгы спортчыларыннан чаңгыда йөрү буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Ә программа старт алган көнне балалар фотосессиядә катнаша һәм урман кафесына чәй өстәленә кушыла ала. 

Акциядә катнашучылар - Казанның ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен 11-нче номерлы мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, Е.Г.Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе укучылары, 142-нче номерлы коррекция мәктәбе һәм Дәрвишләр бистәсендәге акыл ягыннан артта калган балалар интернат-йорты. Акцияне оештыручылар - Казанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе һәм шәһәрнең Совет районы администрациясе.

Проект беренче тапкыр 2019 елда старт алды, ә кышкы сезон нәтиҗәләре буенча үсеш кимчелекләре булган 300 бала чаңгы ярышларында катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International