Конференциядә катнашучылар 2020 елның 7 февраленә кадәр электрон рәвештә теркәлергә һәм тикшеренү эшләрен электрон рәвештә тапшырырга тиеш.
Н.И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясендә җиңүче һәм призер булган 11 нче сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләренә (җиңүчеләр - 5 балл, призерлар - 3 балл) баллар өстәләчәк.
Конференция Казан федераль университеты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Мәгариф идарәсе, “Казан ачык талантлар университеты 2.0” автономияле коммерция булмаган оешмасы белән берлектә уздырыла. Конференциянең методик җитәкчелеген КФУның Мәгариф департаменты сәләтле мәктәп укучылары белән эшләү үзәге алып бара.