13 гыйнварда Казан федераль университетының төбәкара фән олимпиадаларының йомгаклау этабы башланды.
Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе студенты булырга теләүчеләр күп. Илнең 76 төбәгеннән 23 меңнән артык өлкән сыйныф укучысы һәм БДБнең 8 иленнән 589 катнашучы 2019 елның көз айларында сайлап алу интернет-турында катнашты.
Олимпиаданың йомгаклау этабы 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ул барлыгы 23 фән буенча узачак.