Тугызынчы сыйныфта яңа мәҗбүри имтиханнар булмаячак - Мәгариф министрлыгы

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Россия мәгариф министры Ольга Васильева тугызынчы класста яңа мәҗбүри имтиханнар кертү планлаштырылмый, дип хәбәр итте.
"Тугызынчы сыйныфта бернинди яңа мәҗбүри имтиханнар планлаштырылмый: чит тел буенча да, тарих буенча да, башка төрле фәннәр буенча да. Укучылар элеккечә
математика белән рус теленнән мәҗбүри һәм сайлау буенча ике предметтан имтихан тапшырачак", - дип белдерде ул "Российская газета"да узган эшлекле иртәнге ашта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International