Әйләнә-тирә мохитне өйрәнүчеләр Бөтенроссия конкурсының федераль этабы башланды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның гыйнварыннан февральгә кадәр әйләнә-тирә мохитне өйрәнүче яшь тикшеренүчеләр Бөтенроссия конкурсының читтән торып федераль этабы узачак.
Әлеге этап барышында Бөтенроссия конкурсы финалында катнашучылар билгеләнә, ул апрельгә планлаштырылган.
Конкурста катнашуга 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге Россия һәм чит ил укучылары, шулай ук экологик-биологик юнәлештәге өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы өстәмә белем бирү педагоглары чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International