Республикада Татарстан тарихы һәм көнчыгыш телләре буенча мәктәп укучылары олимпиадалары тәмамланды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

9 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча һәм көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләре буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды.
Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиадада Татарстанның 17 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында 8 районнан (Актаныш, Арча, Бөгелмә, Балтач, Югары Ослан, Кукмара, Түбән Кама, Сарман), шулай ук Яр Чаллыдан һәм Казаннан 19 укучы җиңүче булды.

Көнчыгыш телләре буенча олимпиадада 4 районнан (Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай), Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 102 (гарәп теле - 22,  төрек теле - 80) 9-11 нче сыйныф укучысы катнашты.
Түбән Кама муниципаль районы һәм Казан (Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнары) укучылары гарәп теле буенча җиңүче һәм призёрлар булды.
Төрек теле буенча Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чистай районнары, Казан һәм Яр Чаллы укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International