2020 елда "Тоталь диктант" өчен текст рус теоретик космонавтикасына нигез салучы Константин Циолковский тормышындагы аз билгеле нечкәлекләргә багышланачак.
"Тоталь диктант - 2020" авторы Себердән язучы Андрей Геласимов. Ул диктант тексты Циолковскийга багышланачак, дип хәбәр итте.
Үзенең текстын ул 1 февральдә конкурс нәтиҗәләре буенча игълан ителәчәк Тоталь диктант башкаласында укыячак.
Быел Тоталь диктант 4 апрельдә язылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда рус теле буенча диктантны дөньяның 81 илендә 236 меңнән артык кеше язды.