11 нче сыйныф укучылары; мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар; урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар һәм мәктәпне экстерн рәвешендә тәмамлаучылар 2020 елның 1 февраленә кадәр аларның шәхесен раслаучы документ нигезендә шәхсән үзләре яисә ата-аналары (законлы вәкилләре), аларның шәхесен раслаучы документ нигезендә, һәм билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе нигезендә, тапшырыла торган уку предметлары исемлеген һәм БДИда катнашу срокларын күрсәтеп, гариза тапшырырга тиеш. Гаризага БДИда катнашучының шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы һәм балигъ булмаган баланың шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ата-анасының (законлы вәкиленең) ризалыгы беркетелә.
11 сыйныф укучылары гаризаны үзләре укый торган мәктәпкә тапшыра.
2019/2020 уку елында төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм уздыру чорында эшләүче "кайнар линия" телефоннары:
8(843) 294-95-06 - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге;
8(843) 237-74-84 - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты;
“Кайнар линия” телефоннары эш вакыты: 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (ял көннәреннән тыш көн саен).