Яндекс.Репетитор сервисында математика буенча БДИга әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итүче тест барлыкка килде. Яңа инструмент ярдәмендә мәктәп укучылары предмет буенча үз белемнәрен бәяли һәм тагын нинди юнәлештә белемнәрен арттырырга кирәклеген ачыклый алачак. Шунысы аеруча мөһим, сервис укучыларга БДИ дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк, ягъни математика буенча база яки профильле имтихан сайларга. Тестны әзерләүдә математик белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы Мәскәү педагогик осталык үзәге белгечләре катнашты.