Рафис Борһанов снюслар турында: Һәр балага зыянлы булуын аңлатып, профилактика чаралары үткәрү зарур

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Укучыларга снюслар һәм организмга зарарлы матдәләрнең зыянын аңлату өчен, шулар белән элек мавыгып авырган кешеләр белән очраштыру кирәк. Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шул фикердә. Бу хакта ул туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары һәм методистлары катнашында 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә әйтте.

«Һәр балага зыянлы булуын аңлатып, профилактика чаралары үткәрү зарур. Балачакта зыянын аңлап бетермисең аның. Иптәшләр арасында герой буласың килә. Ул геройлык нәрсә белән беткәнен аңлатырга кирәк. Үзебез аңлатып бетерә алмасак, аның өчен медиклар, психологлар бар. Шул авыру белән авырган, көчкә дәваланып, теге дөньядан кире кайткан кешеләр бар, алар белән очраштырырга кирәк», — дип саный министр.

Рафис Борһанов 18 яшькә кадәр балаларга снюслар һәм никотинлы матдәләр сатуны тыю турында Татарстан Дәүләт Советы закон проектын кабул иткәнен искәртте. «Без һәр бала өчен җаваплы», — диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International