Россия мәгариф министрлыгы "Тигез мөмкинлекләр мәктәбе" проектын эшләтеп җибәрергә планлаштыра

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы "Тигез мөмкинлекләр мәктәбе" проектын эшләтеп җибәрергә планлаштыра, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк.
Бу хакта ул Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында хәбәр итте.
"Без киң масштаблы проект эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз, ул "Тигез мөмкинлекләр мәктәбе" дип аталачак. Анда белем алуда кыенлыклар булган балаларга аерым игътибар биреләчәк, - диде Басюк.
"Мәгариф" милли проекты составына керүче "Заманча мәктәп" федераль проектының "Мәгариф үсеше" Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында түбән нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга, социаль уңайсыз территорияләрдә урнашкан мәктәпләргә җитди игътибар биреләчәк, дип ачыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International