13-15 гыйнварда Татарстанда химия буенча 8-11 сыйныф укучылары арасында “Олимпка юл” дип аталган республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Әлеге олимпиадада республиканың 39 муниципаль районыннан 140 укучы катнашты.
Химия буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында түбәндәге катнашучылар җиңүче булды:
- Баязит Дәүләтов, Саба районының Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы;
- Айсылу Гарифуллина, Мамадыш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
- Рәис Мөхәммәтҗанов, Саба районының Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
- Вильдан Миннәхмәтов, Алабуга районының Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.