Россия мәгариф министрлыгы үз эшендә алдынгы мәктәпләр тәҗрибәсен исәпкә ала

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы әйдәп баручы мәктәпләр тәҗрибәсен үз эшендә исәпкә ала, дип хәбәр итте Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Павел Зенькович.
Бу хакта ул Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында әйтте.
"Элиталы мәктәпләр күп акчалар тотылган мәктәпләр яки алдынгы белем бирү программалары булган, ә балалар югары нәтиҗәләр күрсәтерлек, иң яхшы уку йортларына керерлек һәм олимпиадаларда җиңү яуларлык сыйфатлы белем бирүче мәктәпләр буларак абруйлы дип санала ала. Без икенчесе турында сөйлибез, дип ышанам", - диде Зенькович.

Ул аныклап узганча, мондый мәктәпләрнең ике категориясе бар - дистә еллар эшләп килүче традицион һәм яңалар.
"Барлык мәгариф системаларында да югары нәтиҗә күрсәткән мәктәпләр булган... Әлеге мәктәпләр системага кирәк, алар флагманнар. Анда методикалар, алымнар эшкәртелә... Бу мәктәпләр кирәкле һәм файдалы», - дип ассызыклады Зенькович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International