Татарстанда рус телле төркем укучылары өчен татар теле буенча олимпиадада җиңүчеләрне билгеләделәр

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

18 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус телле мәктәпләрнең рус телле төркемнәре укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада республиканың 31 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 144 дүртенче- унберенче сыйныф укучысы катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Кукмараның 3 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Аблаева Карина, Кукмараның 4 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Байгельдина Валерия, Арчаның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Мирзозода Зөлфираи, Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Яковлева Ангелина, Арчаның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лексин Даниил, Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Воробьева Ангелина, Кайбыч районының  Е.Г. Тутаев исемендәге федераль урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кабатьева Татьяна, Казан шәһәренең 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Савканаев Василий, Нурлат районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Екатерина Краснова җиңүчеләр дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International