20 гыйнварда Минзәлә интернат-мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Без бергә көчле!” дип аталган тәрбиячеләр атнасы башланды.
Тематик атна мәктәп-интернатның универсаль спорт кортында алкалы хоккей буенча дусларча матч белән башланып китте. Ярышта укучылар һәм укытучылар командалары көч сынашты.
Нәтиҗәдә укучылар командасы 7:8 исәбе белән җиңүче булды. "Иң яхшы һөҗүмче" номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Максим Пантин билгеләп үтелде, иң яхшы сакчы дип 9 нчы сыйныф укучысы Зөфәр Тимерханов табылды, ә иң яхшы капкачы 9 нчы сыйныф укучысы Валерий Тихонов булды.