«Татарстан Республикасы ел студенты-2019» республика премиясе финалы традиция буенча 25 гыйнварда «Пирамида» мәдәният-күңел ачу үзәгендә узачак. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Республиканың югары уку йортлары студентлары һәм студентлар коллективлары 18 номинациядә билгеләп үтеләчәк, гадәттәгечә, Гран-при иң әһәмиятле бүләк булачак.
2011 елдан ТР Президенты карары белән Гран-при иясе дөньяның теләсә кайсы вузында бушлай белем алу хокукын ала. Моннан тыш, ул 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия була.