Ризаэддин Фәхреддин исемендәге XVI нчы республикакүләм педагогик укулар

2020 елның 24 феврале, дүшәмбе

Халыкара туган тел көне кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле мәгърифәтче, педагог, галим Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатыннан, 2020 нче елның 20 нче февралендә Әлмәт шәһәрендә XVI нчы республикакүләм педагогик укулар үтте. Укуларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан федераль университеты галимнәре, ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты галимнәре,   Татарстан республикасы районнарыннан педагоглар, тәрбиячеләр, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре катнашты.

Әлеге чарада катнашучылар Әлмәт муниципаль районы «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия» коллективының яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең мирасын куллану буенча эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Секция эшчәнлегендә төрле районнардан килгән  педагоглар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Педагогик укуларда катнашучылар Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларның бүгенге көн өчен дә актуальлеген билгеләп, түбәндәге мәсьәләләргә игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыкладылар:

Ризаэддин Фәхреддин  мирасын  киң кулланып,  яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә балалар бакчаларының, мәктәпләрнең системалы эшчәнлеген булдырырга.

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасына,   халкыбыз педагогикасына нигезләнеп, гаилә,  балалар бакчасы, мәктәп, иҗтимагый оешмалар бердәмлегендә әхлакый  тәрбия бирү эшчәнлеген активлаштырырга; галимнең эшчәнлеген өйрәнүче галимнәр катнашында  конференцияләр, зур чаралар уздырырга. 

Галимнең күпкырлы хезмәтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеена экскурсияләр оештырырга, массакүләм матбугат чараларында киң яктыртырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International