27 февральдә Казан радиомеханика көллияте базасында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен инглиз теле буенча республика олимпиадасы узды. Олимпиада һөнәри белем бирү сыйфатын күтәрү, инглиз теленнән югары белем дәрәҗәсен күрсәтүче студентларны ачыклау һәм бүләкләү һәм студентларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатларында үткәрелде. Олимпиадада Татарстанның 42 һөнәри белем бирү оешмасының 1 курс студентлары катнашты.