Бөгелмә шәһәрендә педагоглар инклюзив белем шартларында һөнәри эшчәнлек темасы буенча фикер алыштылар

2020 елның 6 марты, җомга

4 мартта Бөгелмә төзелеш-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары катнашында «Инлюзив белем шартларында педагогның педагогик эшчәнлеккә әзерлеге» республика фәнни-гамәли конференциясе узды. 
Фәнни-гамәли конференция эшендә 100 дән артык кеше - гомуми, урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты: алар арасында - фәнни-методик, укыту-тәрбия эшләре буенча, өзлексез белем бирүне үстерү буенча директор урынбасарлары; методистлар; бүлек мөдирләре; педагогик хезмәткәрләр; психологлар; тьюторлар; өстәмә белем бирү педагоглары; социаль педагоглар.
Фәнни-гамәли конференция пленар һәм секция утырышлары форматында узды.

Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар педагогларның инклюзив белем шартларында педагогик эшчәнлеккә әзерлеген формалаштыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International