Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты стипендиясенә дәгъвачылар категориясен һәм күләмен арттырды

2020 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 26 мартындагы ПУ-195 номерлы Указы нигезендә 2010 елның 21 декабрендәге ПУ-835 номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмалары студентларына дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертелде.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү дәүләт мәгариф оешмаларында көндезге бүлектә белем алучы студентлар өчен Татарстан Республикасы Президенты стипендияләре турындагы Нигезләмәгә мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар өчен кертелгән үзгәрешләр белән әлеге сылтама аша таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International