Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында «Үткәннең битләрен ачканда...» виртуаль музее эшли башлады. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Музей укучыларда һәм студентларда тарихи үткәнгә кызыксыну, үз халкының мәдәни традицияләренә, эзләү һәм проект эшчәнлегенә, иҗтимагый активлыкны күтәрүгә, буыннарның дәвамчанлыгын саклап калуга юнәлтелгән.
«Үткәннең битләрен ачканда..." виртуаль музеенда иҗат эшләре сканвариантлары (иншалар, шигырьләр, прозаик әсәрләр, мәктәп, сыйныф тормышы материаллары белән стена матбугатында язмалар, китап һәм фото язмалары, ХХ гасырның 20-70 нче еллары укучылары һәм студентларының шәхси көндәлекләреннән язмалар) урнаштырыла.