WorldSkills оештыру комитеты карары нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, шулай ук Роберт Уразов җитәкчелегендә «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге җитәкчелеге дөнья чемпионаты җиһазларының һәм инвентарьларының 80%ын Татарстан карамагына тапшыру эше оештырылды.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар арасында техниканы, җиһазларны бүлү исемлекләрен формалаштыруны йөкләде. Үз масштаблары буенча тиңдәшсез карар районнардагы техникумнарны һәм училищеларны сизелерлек яңадан җиһазландырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу уку йортларында эшче кадрлар әзерләү хәзер заманча җиһазлар базасында һәм һөнәри осталыкның дөньякүләм стандартларын исәпкә алып барылачак.