Казан федераль университетының IT-лицее директоры итеп Илдар Мөхәммәтов билгеләнде.
Төрле елларда Мөхәммәтов Казанның 2нче һәм 7нче лицей-интернатларында укытучы һәм директор булып эшли, Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары була. 2014 елдан ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары булып эшли. Соңгы вакытта Казан федераль университеты Мәгариф лидерлык үзәгендә җитәкчелек итте.