КНИТУ яшь галимнәре 15 млн сумлык грант отты

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

КНИТУ физикохимиклар төркеме әйдәп баручы галимнәр, шул исәптән яшь галимнәр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган тикшеренү проектлары Президент программасы кысаларында 2020 елда Россия фәнни фонды грантларын алуга уздырылган конкурста җиңде. Тикшеренү коллективы өч ел дәвамында ел саен лантаноидлар кушылмалары өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр уздыруга 5 млн сум алачак.

Физик һәм коллоид химия кафедрасында урнашкан тикшеренү төркемен (аның җиде катнашучысыннан алтысы - 39 яшьтән яшьрәк) кафедра ассистенты, кече фәнни хезмәткәр химия фәннәре кандидаты Александр Крупин җитәкли. Тикшеренү темасы - "Документлар, эшләнмәләр һәм технологияләр идентификациясенең уникаль материаллары буларак, лантаноидларның (III) анизометрик координацион кушылмалары композитлары нигезендә Люминесцентлы "бармак эзләре".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International